Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алты айлык бала кебек»: Чиләбе өлкәсендә яшәүче авыру кыз ябыгып, 19 килога калган

ДЦП диагнозы булган һәм коры сөяккә калган кызны реабилитация үзәгендә тапканнар.

news_top_970_100
«Алты айлык бала кебек»: Чиләбе өлкәсендә яшәүче авыру кыз ябыгып, 19 килога калган
https://pixabay.com/

Чиләбе өлкәсендә ДЦП белән авырый торган 20 яшьлек кыз ябыгып 19 килога гына калган. Копейск шәһәрендә урнашкан реабилитация үзәгендә булган бу кызның язмышын хокук яклаучылар һәм социаль яклау хезмәткәрләре тикшерә. Бу турыда биредәге матбугат чараларына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

20 яшьлек инвалид кызны 2019 елның февралендә хастаханәгә китерәләр. Аның хәле бик авыр була. Хәзерге вакытта кызның авырлыгы 19 килодан кимрәк. Копейск шәһәрендәге клиника хезмәткәрләре бу хәлгә берничек тә аңлатма бирми.

5 нче номерлы шәһәр клиника хастаханәсендә балаларга паллиатив ярдәм хезмәте җитәкчесе Кира Маляр сүзләренчә, кызның массасы шулай критик дәрәҗәгә кадәр кимү - авыруы бик җитди булу белән бәйле. Кызның баш мие һәм терәк-хәрәкәт аппараты зыян күргән.

Хәзер авыру кыз Чиләбе хастаханәсендә дәвалана, аның белән массажист һәм психолог шөгыльләнә. Кызны венасы аша тукландыралар. Пациентның реакциясе алты айлык баланыкы кебек. Ул сөйләшми, актив рәвештә хәрәкәтләнә алмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100