Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алты айлык сабый пластик операциядән соң үлгән

news_top_970_100
Алты айлык сабый пластик операциядән соң үлгән
https://pixabay.com/

Новосибирск шәһәрендә алты айлык кыз бала вафат булган. Балага «куян ирене» дигән диагнозны төзәтү өчен пластик операция ясаган булганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Барнаул шәһәрендә яшәүче хатын оныгының үлемендә табибларны гаепли. Баланы өйдән 200 км ераклыктагы шәһәргә «куян иренен» – тумыштан килгән деффектны төзәтергә алып киләләр.

«Операция планлы иде. Анализлар бирделәр, табиблар киңәшен алдылар. Каршы күрсәтмәләр юк иде. 12 майда 5 сәгатьлек операция булды, аннары бала сулыш алудан туктады», – дип яза баланың әбисе социаль челтәрләрдә.

Операцияне балалар өчен ашыгыч ярдәм хастаханәсендә ясыйлар.

Әби кеше сүзләренчә, баланың хәле турында туганнарының берсенә дә төгәл генә әйтмәгәннәр. Анасын бала янына кертмәгәннәр.

«Ялларга табиблар китте, дежурлар гына калды. Без мәгълүматны төрлечә алырга тырыштык. «Дүшәмбе табиб килгәч, барысын да сөйләр» , – диде барысы да. 15 майда – өч көн ИВЛда яткач, кызыбыз реанимациядә үлде. Сепсис. Аннары ачыкланганча, катлауланулар күп булган, ә бу операциядән соң андый катлауланулар булырга тиеш булмаган. Анасы баланы аларга операциягә бирде, хәзер ул баласының елмайганын беркайчан да күрмәячәк инде. Беркайчан да. Без интегеп беткән бала мәетен алып кайттык, бите дә ерткаланган иде», – ди әби кеше.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. «Тикшерү белешмәсе буенча, медицина ярдәме күрсәткәндә, хезмәткәрләр нәни балада булган авыруларны ачыклау өчен тиешле чаралар күрмәгән. Шул сәбәпле балага тиешле ярдәм күрсәтелмәгән», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100