Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алты айлык авырлы хатын туачак баласының атасын үтергән

news_top_970_100
Алты айлык авырлы хатын туачак баласының атасын үтергән
"Татар-информ" архивы

Былтыр октябрьдә Ростов өлкәсендә бергә яши торган ирен үтергән хатынны хөкем иттеләр. Җинаять кылганда, ул 6 айлык авырлы, мәрхүм ир-ат баланың әтисе була. Хатын ирен элеккеге дус кызына көнли. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

42 яшьлек Оксана (исемнәр үзгәртелә) элекке ире белән аерылышкан, элеккеге иреннән туган улы бар. Берничә ел элек яңа ир – 32 яшьлек Алексей белән таныша. 3 ел элек алар бергә яши башлый, 2022 елда Оксана авырга уза. Алексей йөк ташулар белән шөгыльләнә, гаиләне тәэмин итә. 

31 октябрьдә Алексей дуслары белән гаражда очраша, автомобильчеләр көнен бәйрәм итәләр. Бирегә Оксана да килә, ул Алексейның элеккеге дус хатынын да чакыруын белеп ала. Оксана өйгә кайтып китә, Алексейның әйберләрен җыеп, ишек төбенә чыгара.

Аннары Оксана кабат гаражга килә, Алексейның берни булмагандай эчеп, элеккеге дус хатыны белән аралашып утыруына ачуы чыга. Оксана пычакка ябыша, Алексейның күкрәгенә бәрә. Ир «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлә. Сорау алганда, Оксана үпкә һәм көнчелектән ярсуын әйтә, гаебен өлешчә генә таный.

Былтыр декабрь азагында Оксана бала таба. Хәзер аны 6 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100