Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алты ай әсирлектә булган хәрби: «Тәнгә бастырып тәмәке төпчекләрен сүндерәләр иде»

news_top_970_100
Алты ай әсирлектә булган хәрби: «Тәнгә бастырып тәмәке төпчекләрен сүндерәләр иде»
Оборона министрлыгы фотосы

Россия соңгы атнада Украина белән хәрби әсирләрне алмашты. Безнең хәрбиләрнең иң зур төркеме 24 октябрьдә өйләренә кайтты. Бу көнне Россиягә 50 хәрбине алып кайтканнар. Алар арасында әсирлектә 6 ай һәм 13 көн булган кеше дә бар. «Комсомольская правда» басмасы бу герой белән сөйләшкән, соңгы ярты елда аның ничек яшәгәнен, ниләр күрергә туры килгәнен сорашкан.

«Тәнгә бастырып тәмәке төпчекләрен сүндерделәр, суда батырдылар һәм ток белән суктырдылар»

Максимга 21 яшь. Солдат контракт буенча инде 2 ел хезмәт итә. Махсус операция башлангач, ул ДНРда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Ул әсирлеккә 8 майда ук эләккән, ә өенә бары тик берничә көн элек кенә кайткан. Аның белән Украинадан кайткан кешеләрнең күбесе анда булган хәлләр турында искә алырга теләми. Әмма Максим «Комсомолка» сайты өчен искәрмә ясаган.

«Бу ярты ел эчендә безне төрле җирләрдә тоттылар. Башта мин өч атна подвалда, соңыннан өч атна – спортзалда, бер ай – СИЗОда һәм дүрт айга якын Львовтагы хәрби әсирләр өчен лагерьдә булдым.

Подвалдагы беренче көн бик авыр булды. Мине нык кыйнадылар, суда батырдылар. Бу ничек булдымы? Минем авызга чүпрәк тутырдылар, башка чүпрәк капладылар һәм 40ар секунд су койдылар. Мин нык тончыга башлагач, алар су коюны туктатты. Соңыннан тагын бу җәзаны кабатладылар.

Әллә нәрсәләр белән кыйнадылар: куллар, аяклар белән… Тәмәке төпчекләрен аякка бастырып сүндерделәр, җан җиргә ату белән янадылар. Алар моны нәрсә өчен эшләгәндер, мин белмим. Алар миннән бернинди мәгълүмат та алырга тырышмады. Болай гына кыйнадылар. Алар ВСУшниклар яки ниндидер ялланган кешеләр иде».

Подвалда өч атна ятканнан соң, Максимны Киевка алып китәләр һәм, аның сүзләренә караганда, СБУ хезмәткәрләре тарафыннан җәберләнүләргә дучар була. Хәрби сүзләренчә, иң кансыз кыланучылары шулар булган.

«СБУда мине атна дәвамында һәр көнне кыйнадылар. Бөтен тәнемә аяк белән дә, кул белән дә, таяклар, күсәкләр белән дә суктылар. Хәтта карбон өслекле тактик перчаткалар белән дә кыйнадылар. Кулларны пычак белән кистеләр. Безнең газапланулар СБУшникларга шатлык һәм ләззәт бирә иде. Алар безнең интегүләргә карап көлде генә.

Җәзалауның иң авыры ток булды. Аяктагы чәнти бармакларга чыбыклар ялгый һәм разряд бирә. 30 минут чамасы ток белән суктырдылар. Анда башка тоткыннар да бар иде, әмма аларны нәрсә эшләткәннәрен белмим. Мин бер айдан артык яктылык күрмәдем. Күзләр бәйләнгән килеш яшәдем. Бары тик үлмәслек кенә ашаттылар.

Шушы вакыт дәвамында СБУ хезмәткәрләре аның туганнарына һәм дусларына аның исеменнән социаль челтәрләрдә язганнар. Алардан нәрсә сорап язуларын ул журналистларга әйтмәгән. Әмма элегрәк әсирлеккә төшкән кешеләрнең туганнары акча таләп итүләре турында матбугатта сөйләгән иде.

«Соңрак мине СИЗОга алып киттеләр. Анда инде кешегә караган кебек карадылар, кыйнамадылар. Ярыйсы гына ашаттылар. Анда әллә ни сөйләрлек нәрсә юк. Ә СИЗОдан соң безне Львовтагы хәрби әсирләр лагеренә алып киттеләр. Анда кыйнамадылар, әмма рухи яктан басым бик көчле булды, гел мыскыл иттеләр. Лагерьдә эшләдек. Көн тәртибе армиядәге кебек иде: иртәнге алтыда торасың, кичке унда ятасың. Кемдер поддоннар төзәтте, кемдер столяркада, кемдер сваркада эшләде, кемдер декоратив таяклар, кемдер бүләк пакетлары беркетте... Украиннар безнең белән акча эшләде. Интернетка керү мөмкинлеге булмады, әмма көн саен мәҗбүри рәвештә Украина яңалыкларын күрсәттеләр».

Үзен ни өчен озак алмашмауларын Максим белми. Аның сүзләренчә, калган әсирләр аңа караганда иртәрәк киткән булган.

«Безнең алмашуга баруыбызны, китәргә 20 минут кала гына әйттеләр. Россиянекенә караганда, Украинаның әсирләре азрак, шуңа күрә алар үзләренекеләрне мөмкин кадәр күбрәк, ә безнекеләрне азрак бирергә тырышты.

Хәзер Максим хезмәткә кире кайткан инде. Ул контракт буенча эшләвен дәвам итә. Хәрби буларак үзенең киләчәккә планнарын әйтә алмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100