Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алтайда ял базасында җирле җитәкче һәм аның гаилә әгъзалары үле килеш табылган

Тикшерүчеләр бүлмәдә үтерү эзләрен тапмаган.

news_top_970_100
Алтайда ял базасында җирле җитәкче һәм аның гаилә әгъзалары үле килеш табылган
Салават Камалетдинов

Алтай краенда туристлык базасында дүрт кеше мәете табылган, алар арасында ике бала да бар. Бу хакта крайның ашыгыч хезмәтләр чыганагына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Чыганак мәгълүматлары буенча, кунакханә номерында яшәүче туристларның озак вакыт бүлмәләреннән чыкмавы игътибарны җәлеп иткән. Бүлмә ишеген ачып кергәч, дүрт кеше мәетенә тап булганнар.

Алтай краеның Матбугат буенча идарәсе массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе 51 яшьлек Иосиф Кременскийның гаиләсе яшәгән бүлмәне тикшергәннәр. Мәетләрнең яту рәвеше, зыян китерелгән урыннары булмау сәбәпле, алар агуланган дип фаразлана. Тикшерүчеләр бүлмәдә үтерү эзләрен тапмаган.

 «МК» ачыклаганча, җитәкче ир-ат, аның физкультура укытучысы булып эшләгән 43 яшьлек хатыны Оксана, 16 яшьлек улы һәм 11 яшьлек кызы базага 26 июльдә килгән. Алар бүлмәгә урнашкач, кунакханәдә эшләүчеләр аларны соңгы тапкыр кайчан күргәннәрен хәтерләми.

31 июльдә җыештыручы түрә гаиләсе бүлмәсен җыештырырга кермәкче булган, чөнки бу көнне кунаклар китәргә тиеш булган. Әмма хатын-кыз ишекне үз ачкычы белән ача алмаган, чөнки эчке яктан ишек бикле булган. Ул ярдәмгә база хезмәткәрен чакырган. Алар бүлмәдәге җансыз гәүдәләрне күреп аптырап калган.

Әлегә туристларның кайчан үлгәнлеге билгеле түгел. Һәлакәт урынында тикшерү эшләре дәвам итә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100