Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алтайда фаҗига: ут баганасына бәрелгән вертолет җиргә төшеп шартлаган, 6 кеше һәлак

news_top_970_100
Алтайда фаҗига: ут баганасына бәрелгән вертолет җиргә төшеп шартлаган, 6 кеше һәлак

Алтай республикасында вертолет һәлакәткә юлыккан. 6 кеше үлгән, 7 кеше тән җәрәхәтләре алган. «Mash» каналы язуынча, 3 кешенең 90 процент тәне пешкән.

«Ике кеше авыр хәлдә, берсе – уртача. Каты пешкәннәр, бер хатын-кыз китеп барыр мөгаен», – дигән табиблар «Комсомольская правда»га.

Фаҗига Тюнгур авылы янында була. «АлтайАвиа» компаниясенең «Ми-8» вертолеты сатып алынган рейс ясаган була. Пилот вертолет мәйданчыгына төшеп утырырга ниятли, әмма анда бу вакытта башка вертолет була. Шуңа да ул кырга утырырга тели.

«Газета.Ру» сайты фаҗиганең шаһиты белән сөйләшкән. «Мин вертолетның икенче әйләнәгә киткәнен күрдем. Кырга утырмакчы булганда койрыгы белән ут баганасына бәрелде. Багана чәчелде. Берничә кеше исән калды. 6 кеше һәлак булды», – дигән ул.

«Комсомольская правда» бортта булган пассажирлар исемлеген чыгарган.

Запара Алексей 1988

Ратников Александр 1963

Паташенко Елена 1987

Камарова Наталья 1969

Волова Аурика 1979

Кузьмина Юлия 1976

Левшукова Елена 1980

Горбунов Евгений 1989

Кургаева Яна 1988

Мацулев Владимир 1975

Даниленко Инга 1959

Смирнова Татьяна 1986

Ишутин Игорь 1989

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100