Алтайда биш катлы торак йортта газ шартлаган, 1 кеше һәлак, 14 кеше зыян күргән
Бүген иртән Алтайның Кулунда авылында биш катлы торак йортта газ шартлаган. Бу хакта ТАСС Алтай крае буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.
Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, 14 кеше зыян күргән. Табиблар аларның хәлен җиңел дип бәяли. Бер кеше һәлак булган, диелә бу хәбәрдә.
Коткаручылар мәгълүматларына караганда, шартлау Мәскәү вакыты белән 5:00 сәгатьтә булган. Сигез кеше йорттан мөстәкыйль рәвештә чыккан, тагын бишесен эвакуацияләгәннәр.
Җинаять эше кузгатылган. Төбәктәге хәлне губернатор Виктор Томенко шәхси контроленә алган.