Алсуның яңа клибында Элвин Грей белән эшләгән Татарстан саксофончысы төшкән
Популяр җырчының яңа клибында 28 яшьлек Татарстан егете Артур Гыйниятуллин катнаша.
Маuser Sax исеме белән чыгыш ясаучы музыкант Элвин Грей төркемендә дә эшләгән.
Артур тумышы белән Азнакай егете. "Улым елдан артык инде Дубайда яши, - дип сөйләгән Артурның әнисе "Челнинские известия" газетасына. - Артур чит илдә Филипп Киркоров, Стас Михайлов, Александр Ревва белән танышты"
Артурны Дубайда җырчы Алсу да очраткан, ул аның саксофонда уйнавын ошатып, клипта төшәргә чакырган.