Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кияүдәге хатын болай киенмәсә дә ярый». Җырчы Алсуны Дубайдагы фотосы өчен тәнкыйтьлиләр

news_top_970_100
«Кияүдәге хатын болай киенмәсә дә ярый». Җырчы Алсуны Дубайдагы фотосы өчен тәнкыйтьлиләр
"Татар-информ" архивы

Җырчы Алсу тамашачы алдына шактый күптән чыкмаган. Җанатарлары аның кайда булуын да белми торган. Күптән түгел генә Гарик Мартиросян хатыны Жанна Левина-Мартиросян Алсу белән төшкән фотоны социаль челтәрләргә куйган. Алар Дубайда фотога төшкән. Алсу шунда яши икән. Бу турыда «Телепрограмма» хәбәр итте.

Бу фотода Жанна Алсу янында бик тыйнак күренә. Ул озын күлмәк кигән. 

Алсуның сурәтен күпләр тәнкыйтьләгән. Ул кара күлмәк кигән, ботында зур ерыгы да бар. Челтәр кулланучылар «күп балалы ана, кияүдәге хатын болай киенмәсә дә ярый» дип яза. 

Шулай да күпләр Алсуның фотода иреннән, балаларыннан башка булуын, Дубайда рәхәтләнеп ял итүен яза, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100