Алсу юбилее уңаеннан акча җыю игълан итте
Татарстанның атказанган артисты Алсу 27 июньдә туган көнен бәйрәм итте.
15 яшендә җырчы карьерасын башлаган Алсуга быел 35 яшь тулды.
Быелгы юбилее уңаеннан, җырчы сирәк очрый торган авырудан интегүче балаларга ярдәм өчен акча җыю игълан итте. Алсу "күбәләк балалар"га матди ярдәм оештыра. "Минем өчен бу - иң зур бүләк" дип язган ул инстаграмдагы битендә.
- Алсу - Татарстанда Бөгелмәдә туып үскән. Хәзерге вакытта бөтен дөньяда билгеле артист, өч бала анасы.
Быелгы юбилее уңаеннан, җырчы сирәк очрый торган авырудан интегүче балаларга ярдәм өчен акча җыю игълан итте. Алсу "күбәләк балалар"га матди ярдәм оештыра. "Минем өчен бу - иң зур бүләк" дип язган ул инстаграмдагы битендә.
- "Күбәләк балалар" - тән тиресендә генетик хаста булган балаларны шулай атыйлар.