Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллина социаль челтәрләрдә туганын армия хезмәтенә озатулары турында хәбәр иткән.
«Исән-сау хезмәт итеп кайт, энем Әмир. Кырым, Керчь якларына китте. Рафил бабасы да шул якларда хезмәт иткән», – дип яза ул. Әмир – Алсу Хәбибуллинаның бертуган энесенең малае. Артист энесенең хәрби киемнәрдән төшкән фотосын да күрсәткән.
Виртуаль дуслары Әмирнең ил алдындагы бурычын намус белән үтәп, исән-имин әйләнеп кайтуын теләгәннәр.