news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Вәлиуллинаның «Рәхмәт сиңа, җаным» клибы

Гөлназ Зарипова көе, Айгөл Шәфигуллина сүзләре.

news_top
Алсу Вәлиуллинаның «Рәхмәт сиңа, җаным» клибы

1.Синең белән икәү җитәкләшеп

Менеп киттек тормыш үренә

Җил-яңгырлар, давылларны үттек,

Алда якты кояш күренә.


Кушымта:

Рәхмәт сиңа, җаным, авыр минутларда

Сабыр-түзем булдың һәрвакыт.

Күңелем түрендә утлар сүнгән чакта

Юлларымны бардың яктыртып.


2.Кыен вакытларда чыдам булып

Каршы тордык давыл-җиленә,

Каян алдың шундый сабырлыклар,

Таңнар калдым синең көчеңә.


3.Тормышның юллары борма-борма,

Ялгыш юлга кереп китмәдек.

Яратканга күрә икебез дә

Буш сүзләрне бик тиз үткәрдек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар