Алсу Вәлиуллинаның «Гашыйк иттең» клибы
Кадрия Хөснетдинова көе, Ильяс Фәрхуллин сүзләре.
«Гашыйк иттең»
Очрашабыз: күзләребез күздә,
Әкрен генә атлап киләсең,
Үзең җыр сузасың, моңланасың,
Үзең елмаясың, көләсең.
Гашыйк иттең серле күзләреңә,
Гашыйк иттең йөрешләреңә.
Әллә нәрсә булды, әйтә алмыйм.
Гашыйк иттең мине үзеңә.
Йөзләреңдә синең кояш нуры,
Йөзләреңдә вак-вак сипкелең,
Хәзер генә аңлый башлыйм бугай:
Сипкеллеләр икән сөйкемле.
Гадилегең белән әсир итеп,
Кереп калып йөрәк түренә,
Кулың биреп көтәм әйткәнеңне:
«Әйдә булыйк!», — диеп без бергә.
Гашыйк иттең серле күзләреңә,
Гашыйк иттең йөрешләреңә.
Әллә нәрсә булды; әйтә алмыйм-
Гашыйк иттең мине үзеңә.
Мин чын-чынлап гашыйк үзеңә!