news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Сөнгатуллинаның улы махсус операциядән ялга кайткан

news_top
Алсу Сөнгатуллинаның улы махсус операциядән ялга кайткан
социаль челтәрләр

Җырчы Алсу Сөнгатуллинаның улы Айрат махсус операциядән 2 атналык ялга кайткан. Куанычлы күрешү мизгелләренең видеоларын ул мессенджерларга урнаштырган. 

Айрат махсус операциягә беренчеләр рәтендә мобилизацияләнгән иде. Алсу Сөнгатуллина әле март аенда гына Айрат турында: «Улыбыз хәзер бик куркыныч урында… Элемтәгә сирәк чыга. Чыкканда да бик сагынып сөйләшә.

Улым качып йөрмәде, чакыру килү белән үк «барам» диде. Иң мөһиме – аларның алдагы матур тормышка ышанычлары югалмасын иде. Безнең, мондагыларның да, төп максаты, миссиясе – якыннарыбызга ярдәм итү булырга тиеш. Егетләребез безнең янәшәдә икәнне тойсыннар. Алар үзләре генә беләләр нәрсәләр аша узганнарын. Дусларын югалталар, яраланучылар да бик күп, үлем белән күзгә-күз очрашалар», – дип сөйләгән иде. 

Исән-имин әйләнеп кайтуы белән Айратны! Көтеп алынган ялын якыннары янәшәсендә күңелле, файдалы итеп уздырырга язсын! 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар