news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Сөнгатуллинаның махсус операциядәге улы яраланган

news_top
Алсу Сөнгатуллинаның махсус операциядәге улы яраланган
Фото: Алсу Сөнгатуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның халык артисты Алсу Сөнгатуллинаның махсус операциядәге улы Айрат яраланган. Ул хәзерге вакытта госпитальдә тернәкләнү уза. Бу хакта җырчы улы хезмәт иткән полктагы егетләргә ярдәм җыючы волонтер Мәүлия Сәлахова белән аралашу вакытында сторизларында хәбәр итте.

Алсу Мәүлиягә зур рәхмәт сүзләре җиткерә. «Мәүлия миңа беренче булып шалтыратты һәм улымның яралануы хакында әйтте. Бик зур рәхмәт аңа. Иң авыр вакытларымда терәк булды», – ди ул.

Мәүлия Сәлахова исә үзләренең волонтерлык төркеме егетләрнең якыннары белән өзлексез элемтәдә булуын билгеләп үтә. Алсу Сөнгатуллина да шулар арасында.

«Алсу – бик тәртипле, акыллы әни. Без барыбыз да Айратның тизрәк тернәкләнүен телибез. Хәзер ул каты яраланып, дәвалану уза.

Алсу әле бик батыр әни дә. Аңа бит үзенең хис-кичерешләрен сәхнәдә яшерергә дә кирәк. Алсуга һәм гаиләсенә сабырлык телибез. Айрат бик кыю, көчле егет, Аллаһ теләсә тереләчәк», – ди ул.

«Безнең барлык егетләребез дә шундый. Иң-иңнәр генә бездә», – дип кушылган аңа Алсу Сөнгатуллина.

Җырчының улы Айрат махсус операциягә өлешчә мобилизациягә эләгеп киткән иде.

Айратның тизрәк савыгуын теләп калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар