news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Сөнгатуллинаның махсус операциядәге улы ялга кайткан

news_top

Татарстанның халык артисты Алсу Сөнгатуллинаның махсус операциядәге улы Айрат кыска вакытлы ялга кайткан. Бу хакта Алсу үзенең сторисларында язды. «Улыбыз Айрат ике атнага отпускка кайтты», – дип куанычы белән уртаклаша җырчы, улы һәм якыннары белән бергәләп төшкән фотолар урнаштырып.

Моңа кадәр Алсу Сөнгатуллина улының каты яралануы, госпитальдә тернәкләнү узуы хакында да сөйләгән иде. Җырчының улы Айрат махсус операциягә өлешчә мобилизациягә эләгеп, иң беренчеләр рәтендә китеп барды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар