Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Сөнгатуллина 175 гимназиядәге фаҗига турында: «Улым хәзер өйдә»

Казанның 175 гимназиясендә килеп чыккан коточкыч фаҗигага бер ай вакыт узган. Билгеле булганча, һөҗүм ясалган сыйныфта «Фәридә-Алсу» дуэты солисткасы Алсу Сөнгатуллинаның улы Ислам да булып, гомере кыл өстендә калган иде. Алсу «Интертат»ка улының хәле турында сөйләде.

news_top_970_100
 Алсу Сөнгатуллина 175 гимназиядәге фаҗига турында: «Улым хәзер өйдә»
Алсу Сөнгатуллинаның шәхси архивыннан

«Бу мәхшәр турында көн дә сөйләшәбез, улым белән дә, ата-аналар белән дә, балаларыбыз тизрәк терелсен иде дип телибез.

Атыш тавышларын ишетүгә үк мин мәктәптә терроризм икәнен аңлап алдым. Аркасы яраланып, мәктәптән чыгуга улым шалтыратып: «Әни, мин исән! Борчылма!» — дип хәбәр бирде. Мондый чакта иң авыры билгесезлек бит ул. Балакаем иптәшләренә булышырга дип тә омтылган, коткаручылар тынычландырырга тырышып, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен хастаханәгә озаткан. Улым Ислам дусты Айрат белән Республика балалар клиник хастаханәсендә ятты, бер атна элек җөйләрен алдылар, хәзер ул өйдә.

Ямьле җәй бит, бик тә авылга кайтасы килә инде, ләкин табиблар рөхсәт итми. Тәкъдир дигән нәрсә бар шул. Ул иртәдә улымның сыйныфташы Кәрим мәктәпкә йоклап калган. Әнисенең: «Салкын да тигән ахры үзеңә, бәлки бармассың, дәваланып ял итәрсең бүген?» — диюенә карамыйча, укуына карата үтә җаваплылык тоеп, җыенып чыгып киткән. Кәрим дә яраланды шул ул көнне.

Фатирыбызның тәрәзәләреннән мәктәбебез бинасы күренеп тора. Корбаннарны искә алу өчен халыкның чәчәкләр белән шунда агылганын елый-елый күзәттем, ни генә дисәң дә, безнең халык туң йөрәкле түгел, һәркем бу кайгыны үзенеке итеп кабул итте. Тән ярасы тиздән төзәлер дип өметләнәбез, ә менә җан ярасы… Бу кайгы безгә гомерлеккә эз салды. Тормышыбыз икегә бүленде — фаҗигага кадәр һәм фаҗигадан соң. Мин хәзер телевизор кабыза алмыйм, җырлар тыңлый алмыйм, күңел тынычлык сорый. Шулай да эшкә чыктым, планлаштырылган музыкаль спектакльләребездә катнаштым. Бик авыр булды, ләкин үз-үземә бикләнеп өйдә утырып калсам, тагын да кыенрак булыр иде, чөнки борчылулар кешене бик баса, төпкә тарта. Казан шәһәр филармониясендәге хезмәттәшләремнең җылы сүзе, һәрчак таяныч булуы күңелне тынычландыра.

Бу вакыйгалар балаларыбызның дөньяга карашын үзгәртте, алар кисәк олыгаеп китте. Шулкадәр дус сыйныф иделәр, үзәкләребез өзелә. Балаларның ахыргача бергә белем алуларын телибез, сыйныфны таркатмыйча саклап каласы иде. Мәгариф системасында җитди үзгәрешләр кертү кирәклегенә ныклап төшендек. Чөнки балаларга рухи тәрбия бирү аксый, югары баллар, мактау кәгазьләре артыннан куу күзәтелә, күбесенең күңелендә бушлык. Шул бушлыкны ни белән тутыралар һәм бу нинди ачы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин — бу кырыс чынбарлык. Балалар белән ешрак сөйләшергә кирәк, гомумән, һәр гаиләнең үз шәхси психологы булырга тиеш дип саныйм», — дип сөйләде җырчы. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100