news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу һәм Азат Фазлыевларның бер ел әзерләнгән клиплары чыкты

Иҗади гаиләнең тамашачылары җырны яратып кабул иткән.

news_top
Алсу һәм Азат Фазлыевларның бер ел әзерләнгән клиплары чыкты
https://www.instagram.com/alsufazlyeva/

Алсу һәм Азат Фазлыевларның яңа клиплары чыкты. Ул «Бәхетле бул, рәхмәтле бул» җырына төшерелгән.

«Гадәти булмаган премьера, чөнки без аңа 1 ел әзерләндек. Бу җыр һәр кешенең күңеленә барып җитәр дип ышанабыз. Клибы да зур мәгънәгә ия. Аны тулысынча YouTube каналыбызда тыңлый аласыз», — дип язган Алсу.

Яңа җырның авторлары — Гөлфия Шакирова белән Таһир Әсадуллин.

Иҗади гаилә клипны төшерүгә бар күңел җылысын салган командага да рәхмәтен җиткергән.

«Бик мәгънәле клип һәм җыр булган бу», — дип бәяләгән тамашачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар