Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу һәм Азат Фазлыевлар Хәния Фәрхинең җырын башкарганнар

Болгар радиосының «Үткәннәр сагындыра» концертында Алсу һәм Азат Фазлыевлар Хәния Фәрхинең «Бәхеткә түзеп кара» җырын башкарганнар.

news_top_970_100
Алсу һәм Азат Фазлыевлар Хәния Фәрхинең җырын башкарганнар
Салават Камалетдинов

Алсу Фазлыева үзенең инстаграм сәхифәсендә Хәния Фәрхинең «Бәхеткә түзеп кара» җырын башкарган видеосын урнаштырган. Җырлы гаиләнең күпчелек инстадуслары «Бик матур җырлыйсыз», — дип мактаганнар. Халык Хәния Фәрхи җырларының сәхнәдә яңгыравына шатланганнар. Комментарийларны да мулдан язганнар.

«Аңарга берәү дә җитә алмый. Ул — легенда. Кызганыч, андыйлар инде булмас…», «Кая инде сезгә Хәниягә җитәргә», — дип чеметеп алучылар да бар.

«Әлбәттә, һәр җырчы җырны үзенчә башкара. Хәния белән чагыштыру кирәкмәс. Җырчының тавыш мөмкинлеге менә шунда күренә инде», — дигән берсе.

«Җир белән күк арасы инде. Тырышып башкаргач, бик молодцы», — дип комментарий калдырганнар. Алсу белән Азат Фазлыевларны яклаучылар да табылган: «Нигә гел Хәния белән чагыштырасыз. Ул үзенчә, Алсу белән Азат үзләренчә бик матур итеп башкаралар. Алар бит Хәния кебек җырлыйбыз дими».

«Нишләп сез аларны базардагы сыман итеп чагыштырып утырасыз. Алар бик талантлы пар. Алар кебек җырлаучылар да юк әле», — дип яклыйлар җырлы гаиләне.

Ахырдан Алсу үзе дә комментарий калдыручыларга җавап язган: «Ә без җитәргә җыенмыйбыз да. Ул берәү генә. Ә легендаларны искә алып, аларның җырын җырлау яхшы күренештер, минемчә, бигрәк тә яшьләр өчен», — дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100