Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Алсу һәм Азат Фазлыевлар аяк-кул "сындырып" нишләгән?

Алсу һәм Азат Фазлыевларның берсе - кулын, икенчесе аягын "сындырган". Гипс белән төшкән фото Интернетта пәйда булгач, җырчыларга бик күп кеше борчылып шалтыраткан, хәлләрен белешкән.

news_top_970_100
Алсу һәм Азат Фазлыевлар аяк-кул "сындырып" нишләгән?
"Бигрәк тә клиентларыбыз хафаланды. "Мәҗлескә килә алырсыз микән?" - дип сорадылар", - ди артистлар.

- "Очам синең яныңа" җырын Владимир Федоров белән Анна Попова иҗат итте. Әлеге тандем безне һәрвакыт хит җырлар белән сөендерә. Бу юлы да алар иҗат иткән җырга клип төшерергә булдык. Бу, чын мәгънәсендә, "Гөрләп кирәк яшәргә" җырына төшерелгән клипка алмаш булачак. Клипны TMTV Production төркеме ике көн буе иртәнге сәгать 6дан кичке 10га кадәр төшерде. Безгә хәтта ашарга да ирек бирмәделәр, төшерү процессы шулкадәр тыгыз һәм күңелле барды. Күренешләр Казанда - галереядә, китапханәдә, хастаханәдә һәм башка урыннарда төшерелде, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Фазлыева.

  
Клипта Азат белән Алсу берсеннән-берсе кызыклы һәм кызганыч хәлләргә юлыга. Алар карак та була, маҗаралары аркасында аяк-кулларын да сындыра. "Хастаханәдә безгә чын гипс салдылар. Биредә безне таныган кешеләр соңыннан: "Без сезне, чынлап та, кызгандык, ярый әле клип кына булган", - дип язды. Ә чынлыкта, гипс белән йөрү бик кыен икән. Моңа кадәр андый хәлгә калган булмады, уенда гына калсын", - диде Алсу.



Клип төшергәндә, Азат велосипедтан егылып кулын авырттырган. Монысы - чын хәл. Маҗараларга бай булган клип озакламый зәңгәр экраннарга чыгар дип көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100