Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Казан хосписындагы яман шеш белән авыру кызның соңгы теләген тормышка ашырган

Алсу Казан хосписындагы яман шеш белән авыру кызның соңгы теләген тормышка ашырган

news_top_970_100
Алсу Казан хосписындагы яман шеш белән авыру кызның соңгы теләген тормышка ашырган
Алсу Казан хосписындагы көчле авырудан интеккән кызның теләген тормышка ашырган. Бу хакта хосписны оештырган Владимир Вавилов "СтарХит" журналына сөйләгән. 

27 июньдә җырчыга 36 яшь тулды. Шул уңайдан, аның дуслары җырчы турында истәлекләре белән уртаклашкан.

"Бездә Җәлил бистәсеннән 14 яшьлек саркома диагнозлы (яман шешнең сөяктә, кимерчәктә, мускулларда, май катламнарында була торган төре - ИТ) 14 яшьлек Альдона ята, - дип сөйләгән Владимир Вавилов. - Кызчык җырчының гомерлек фанаткасы, бер генә тапкыр булса да аның кулын тотып карыйсы килгән. Мин Мәскәүдә бер чара вакытында Алсу белән очраштым һәм аның тарихы турында сөйләдем. Ул шулкадәр күңеленә якын алды, Альдона өчен альбом биреп җибәрде. Ә май аенда Алсу безгә концерт белән килде. Мин аның директорына шалтыратып, безнең пациенткабыз турында сөйләдем. Ул аэропорттан туры хосписка килеп, барлык балалар өчен дә әллә никадәр бүләкләр китердер". 

Альдонаның палатасында җырчы бер сәгатькә якын булган. Ул аңа сәламәтлек һәм көч теләгән. "Пациентка үзен начар хис итә иде инде, әма үз күзләренә үзе ышанмады. Ике атна элек Альдона китеп барды... Әмма мин ышанам: йолдыз аның гомерен озайтты", - ди Вавилов. 

Алсуның кызы Микеланы "Голос" тапшыруында хәрәмләшеп җиңүдә гаепләгәннән соң, җырчының үлем хәлендәге кызга булышуын репутациясен яхшырту максатыннан уздырылган пиар чара дип кенә гаепләгәннәр. "Алсуны агартырга тырышу барып чыкмый, акча биргән дип уйласам, диск биргән икән!" "Әйбәт булып күренергә тырыша!" - дип гаепләүчеләр дә табылган. 

Фотода: Владимир Вавилов Альдона янында

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100