Алсу ире Ян белән кочаклашып төшкән фотосын күрсәтте
Алсу ире Ян белән кочаклашып төшкән фотосын күрсәтте
Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты җырчы Алсу Сафина (Абрамова) ире белән кочаклашып төшкән фотосын инстаграмдагы сәхифәсенә куйды. "Челтәр" дип язган ул бу сурәт янына. Фотода Ян белән Алсу башларын бер-берсенә терәп, серле генә елмаеп торалар.
Алсу һәм аның ире бизнесмен Ян Абрамовның челтәр туе икән. Челтәр туй 13 ел бергә яшәгәннән соң бәйрәм ителә. Алсу белән Ян 2006 елда өйләнешкән иде. Аларның ике кызы һәм бер улы бар.
Инстачылар өч бала үстерүче гаиләне котлый. Барысы да матур теләкләр язган. Бихисап санда комментарийлар калдырганнар.