Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу һәм Азат Фазлыевларның улы бию буенча Россия чемпионатында катнашачак

news_top_970_100
Алсу һәм Азат Фазлыевларның улы бию буенча Россия чемпионатында катнашачак
Фото: Алсу һәм Азат Фазлыевларның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Азат Фазлыев социаль челтәрдәге сәхифәсендә улы Аязның бию буенча уңышлары белән уртаклашкан.

«Аяз улым белән Җәмиләнең чираттагы чемпионатлары узды. Аяз һәрвакыттагыча әлеге бәйгегә бирелеп китеп, бөтен көчен куеп әзерләнде.

Без аның белән горурланганыбызны, сокланганыбызны гел әйтеп килсәк тә, кайвакыт карап-карап торабыз да, ул безгә дә үрнәк икәнен аңлыйбыз. Аңардагы дисциплина, төгәллек әнисе белән мине сокландыра.

Тырышлыгы да юкка түгел. Алар Россия чемпионатына юллама алды. Димәк, Россия турнирында кабат очрашачакбыз», – дип улы белән горурлануын белдергән җырчы.

«Җәмилә дә бик оста. Икесе дә ут кебек»;

«Котлыйбыз! Бик матур пар»;

«Бу биюгә күпме хезмәт кергәне күренә. Бу команда – тренер, ата-ана, балалар хезмәте. Яңа җиңүләр насыйп булсын»;

«Иң матур һәм авыр спорт төре. Биючеләр һәм тренер күп көч куя»;

«Ничек хәрәкәтләнәләр бит! «Ут» инде!»;

«Молодцы, бик матур! Киләчәктә уңышлар!» – дип сокланган видеодан өзек караучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100