news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу һәм Азат Фазлыевларның бер-берсен болытка тиңләгән җырлары чыкты

news_top
Алсу һәм Азат Фазлыевларның бер-берсен болытка тиңләгән җырлары чыкты
Фото: Җырчыларның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Алсу һәм Азат Фазлыевларның «Син дә болыт, мин дә болыт» җырларына клиплары чыкты. Алар зәңгәр күк йөзендә ясалма болытлар йөзеп йөргән фонны сайлаган. Икесе дә шундый ук төстәге киемнәрен тагын шундый ук төстәге башкасына алмаштырып, бер-берсенә мәхәббәт аңлаталар һәм ясалма яңгыр астында «чыланалар»

«Йөзә зәңгәр күктә мамык болыт –

Карап торам аңа онытылып.

Илтә җилләр аны кай тарафка?

Ул да минем кебекме ярата?

Болыт сыман зәңгәр синең күзләр,

Хәтеремдә «сөям» дигән сүзләр.

Болытларны икәү без озаттык,

Вәгъдә биреп мәңгегә яраттык.

Син дә болыт, мин дә болыт,

Яу җиргә яңгыр булып.

Йөзик зәңгәр киңлекләрдә

Яратып һәм яратылып…»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар