Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу һәм Азат Фазлыевларны ризыкны әрәм итүдә гаепләгәннәр

news_top_970_100
Алсу һәм Азат Фазлыевларны ризыкны әрәм итүдә гаепләгәннәр
Фото социаль челтәрдән

Иҗади гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевлар дуслары, алып баручы Илназ Миңнехановны «яшьләрчә» итеп туган көне белән котлаган. Алар Илназның йөзен тортка батырган. 

«Бу бит ризык әрәм итү. Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз!»;

«Кеше көлкесе, ахырзаман»;

«Тортны әрәм иттегез»;

«Элек укучылар шулай бер-берсен котлый иде. Бу алар өчен кызык иде. Хәзерге тотрыксыз заманда 30 яшьлек ир-атларның болай күңел ачуын аңлый да алмыйм, һәм бу хәл көлке дә түгел» кебек комментарийлар калдырганнар.

Бу комментарийларга Алсу Фазлыева җавап биргән: «Алар укучылардан яшьрәк (бу урыны аңлашылып бетми). Аннары илдә ни булуга карамастан, кешеләр өйләнешкән, туган көннәрен бәйрәм иткән, балалар туган һ.б. Менә мин сезнең елмаймыйча, күңел ачмыйча, туган көнегезне бәйрәм итмичә яшәвегезгә һәм эшкә йөрмәвегезгә ышанмыйм. Дөньяга җиңелрәк карагыз, яшәргә дә җиңел булачак».

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 ноябрь 2022
    Исемсез
    Сөйкемсезләр,шөкерсезләр....әле акыл өйрәтеп маташа.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100