Алсу һәм Азат Фазлыевларның «Гөрләтеп яшиселәр бар әле» дигән җырлары чыккан. «Җырларыбыз бик күп безнең. Азат «барысын да эшлибез» дип канатландырып тора», – дип хәбәр итә Алсу.
Яңа җырның авторлары – Илһам Якупов белән Айдар Тимербаев.
«Тотынып кулга кул, үтәсе озын юл,
Барасы да әле барасы.
Ямь табып тормыштан, сөенеп, сөелеп
Гөрләтеп яшиселәр бар әле.
Түзәрмен барына, тик син бул янымда,
Ышанам, шикләнмим саф сөю барына.
Күрмәсәм аз гына күңелем юксына,
Син генә бирүче тынычлык җаныма...»