Алсу һәм Азат Фазлыевлар кызларына багышлап җыр яздырган: «Үчтеки, кызым, үчтеки»
Алсу һәм Азат Фазлыевлар ике малайдан соң көтеп алган кызларына багышлап җыр яздырган.
«Үчтеки, кызым, үчтеки» җырының сүзләрен Гөлфия Шакирова, ә көен Илназар язган.
Җырны тыңлаучылар яраткан, хәтта «үчтеки, үчтеки» дип көне буе көйләп йөрүләрен дә таныганнар.
Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары изге теләкләрен дә юллаган.