Алсу һәм Азат Фазлыевлар «Гөрләтеп яшиселәр бар әле» җырына гаилә клибы төшергән

«Иң яраткан җырларыбызның берсенә клип төшерергә насыйп булды. Ул – «Гөрләтеп яшиселәр бар әле» җыры. Шундый матур килеп чыкты. Рәхәтләнеп төшердек без аны, чөнки барыбыз да җыелган гаилә клибы булды ул.
Сезнең күңелегезгә әлеге иҗат җимешебез хуш килер, дип ышанып калам. Бу – клип кына түгел, тагын бер зур истәлек», – дип шатлыклары белән бүлешә Алсу Фазлыева.
Җырчы шулай ук клип төшерелгән бакча хуҗасына, төшерү төркеменә рәхмәт белдергән. Әлбәттә, иң зур рәхмәтен гаиләсенә – булганнары өчен әйтә.
Җырның авторлары – Илһам Якупов белән Айдар Тимербаев.
Видео караучылар матур гаиләгә соклану сүзләре язган.