Алсу һәм Азат Фазлыевлар: «Балаларга сайлауга баруыбызны үрнәк итеп күрсәтәбез»
«Болгар радиосы» студиясенә Алсу һәм Азат Фазлыевлар килде. Сайлауга багышланган теле-радиомарафонда алар балалар тәрбиясе, сәнгатькә мәхәббәт һәм сайлауда катнашу традициясе турында сөйләде.
Фазлыевлар гаиләсендә сәнгатькә мәхәббәт буыннан-буынга күчкән. Аяз бал биюләре белән шөгыльләнә, Ильяс «Апуш» мәктәбенә йөри, Зифа «Йөзем кызлары»нда җырлый. Азат сүзләренчә, балалар сәхнәгә чыкканда ата-аналар бик дулкынлана. «Балалар күбрәк дулкынландыра икән сәхнәгә чыкканда. Кайсысы гына чыгыш ясаса да, кичтән үк борчыла башлыйсың. «Егылмаса ярар иде», «Сүзләрен онытмаса ярар иде», «Киреләнмәсә ярар иде» – дип уйлыйсың», – дип бүлеште әти кеше.
Гаилә бүген сайлауга барырга җыена. Алсу гаилә белән сайлауга баруларын балаларына үрнәк булуы турында әйтте. «Балалар эш белән тәрбияләнергә тиеш. Укырга, шулай ук өстәмә белем алырга тиешләр. Тырышлык белән генә бу дөньяда уңышка ирешеп була. Балаларга үзебезнең сайлауга баруыбызны үрнәк итеп күрсәтәбез. Узган ел да бергә бардык», – дип сөйләде Алсу.
Азат та балаларга сайлауның мәгънәсен аңлатуны мөһим дип саный. «Балалар сайлауның нәрсә икәнен белергә тиеш. Ни өчен сайлаганны белергә тиешләр. Моны аңлату – безнең бурыч. Балалар киләчәктә үзләренең сайлау мөмкинлеге барлыгын белергә тиешләр», – дип белдерде ул.
- ТНВ телеканалында Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек теле-радиомарафон бара.