Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Хәбибуллина белән Винарис арасында мәхәббәтме?

Соңгы арада Алсу Хәбибуллина белән Винарис артистлар җыелыша торган чараларга парлашып йөри башлады. Ике җырчының үзара нинди мөнәсәбәттә булуы белән күпләр кызыксына. Intertat.ru хәбәрчесе әлеге сорауны Винарис белән Алсуга юллады.

news_top_970_100
Алсу Хәбибуллина белән Винарис арасында мәхәббәтме?

- Винарис, Алсу белән нинди мөнәсәбәттә сез?

- Бик яхшы мөнәсәбәттә! Нинди икәнен әле үзебез дә белмибез. Бер-беребездән ни теләгәнне икебез дә әйтә алмыйбыз.

- Алсу, Винарис белән кайчан һәм кайда таныштыгыз?

- Яз башында "Йолдызды Хит-парад" проектында таныштык. Аралаша башлагач, "нигә әле бергә эшләп карамаска?" дигән карарга килдек. Хәзерге вакытта "Табышмак" дип исемләнгән җырлы-биюле, юморлы, ә иң мөһиме - үзенчәлекле программа әзерлибез. Винарис гәүдәгә сөбханалла булса да, сәхнәне кыздыра. Туп сыман биеп, тәгәрәп тә китә!

- Винарис нинди кеше ул? Сине ир-ат буларак кызыксындырамы?

- Холкы әйбәт, үзе - төгәл, интеллигент. Хатын-кызны хөрмәт итә. Без - төрле жанрда җырлаучы, төрле комплектациядәге җырчылар. Боларның барысы да эшләргә, иҗат итәргә ниндидер стимул бирә.

- Алсу, тормышыңда гайбәтләр, төрле имеш-мимешләр белән еш очрашырга туры килә. Моны ничек кабул итәсең?

- Бер дә исем китми. Гайбәткә ияләшкән...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100