Алсу Хәбибуллина 20 градус суыкта рекорд куйган
Җырчы фотоларын инстадашларына да күрсәтте.
Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллина, суык булуга карамастан, туган ягы Әтнәдә, әнисе һәм кызы белән чаңгы шуган. “Чаңгычылар”ның йөзләре кызарган, Алсуның кара чәчләре дә бәсләнеп туңган. Шулай да Алсуның әлеге ялдан канәгать калуы сизелеп тора.
“Эх, рәхәт тә инде туган ягыңда чаңгы шуулары. Аның саф һавасы гына ни тора! Бүген көн бик суык булса да, Аллага шөкер, чыгып кердек әле. Әниләребез сау-сәламәт, туганнарыбыз исән-имин булсын. Һәр кышны шулай көтеп алып, хәрәкәттә булып, сәламәтлек белән яшәргә язсын! Амин!” – дип теләгән җырчы.