Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыеваның русча җырлавыннан көлгәннәр

news_top_970_100
Алсу Фазлыеваның русча җырлавыннан көлгәннәр
Салават Камалетдинов

ВКонтакте төркемендәге «Подслушано Тат-Шоубиз» төркемендә Алсу Фазлыеваның «Крокодил Гена җыры»н көйләгән видеосын урнаштырганнар. Алсу, гадәттәгечә, челтәрле бизнес эше буенча туры эфир үткәрә булса кирәк. Кайвакыт берәр җыр башка кереп урнаша да, үзалдыңа шуны шыңгырдатып йөрисең бит әле. Алсу да шулай эшләгән, ләкин башкалардан аермалы буларак, ничәмә-ничә кеше карый торган туры эфир вакытында «Тат-Шоубиз» төркеменең админы да: «Мин шулай душта җырлыйм. Алсу, син минем көнемне ясадың. Алты тапкыр карадым, тынычландырыгыз мине», – дип шәрехләгән видеоны.

Алсуның русча җыры админның гына түгел, социаль челтәрдә утыручыларның да кәефен күтәргән.

«Урысча бик үк түгел икән», «Мин дә автор кебек әллә ничә тапкыр карадым», «Мондый тавыш белән бәдрәфтә «буш түгел» дип кычкырырга гына», – дип язганнар һәм елмаюлы смайллар калдырган алар. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 апрель 2022
    Исемсез
    Урысча түгел, татарча сөйләшүе дә чамалы ич.Җырлау осталыгы, моңы да...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100