Җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевларның кызлары Зифа каты авырып киткән. Балалары белән авылда ялда булган Алсуга, Зифаны алып, авылдан китәргә туры килгән.
«Зифабыз бик каты йөткерә. Авылдан китеп, ДРКБга барырга туры килде. Безгә «острый бронхит» диагнозы куйдылар. Кондиционер үз эшен эшләгән... Үзегезне саклагыз», – дип сөйләгән Алсу сторисларында.
Зифаны хастаханәгә салмаганнар, дәвалау билгеләп, өйгә кайтарып җибәргәннәр.