news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыеваның әнисе: «Фотога төшү - авыр эш икән»

Җырчы әнисе белән фотосессиягә барганын һәм кибеттә йөргәнен видеога төшергән.

news_top
Алсу Фазлыеваның әнисе: «Фотога төшү - авыр эш икән»
https://www.instagram.com/alsufazlyeva/

Алсу Фазлыева әнисе белән фотосессиягә барган. Җырчы куйган видеода Алсу төрлечә фотога төшә, ә әнисе карап утыра. «Фотога төшү - авыр эш икән, абзарга чыгып хайван карау җиңелрәк», — ди әнисе.

Җырчы әнисе белән аяк киемнәре сата торган кибеткә дә барган. Әнисе биек үкчәле аяк киеме турында: «Моның белән ничек йөрергә кирәк инде? Кара инде моны... Атларсың да егылырсың, атларсың да егылырсың», — ди.

«Әниегезне бик кадерлисез, сокланам», «Әниегез матур», «Авыл апасыннан да мөлаемрак, тыйнак кеше бармы икән», «Әниегез бик сөйкемле, акыллы, җылы күз карашлы ханым», — дип җылы комментарийлар калдырган җырчының виртуаль дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар