Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыеваны мактануда һәм үзен карамауда гаеплиләр

Җырчы кызы Зифага алган урындыкны күрсәтте.

news_top_970_100
Алсу Фазлыеваны мактануда һәм үзен карамауда гаеплиләр
«Татар-информ» архивы

Алсу Фазлыева кызы Зифага алган әйберләр белән инстачыларны да таныштырып бара. Җырчы бу мәгълүмат башкаларга да кирәк булыр дигән уй белән эшлидер, әмма инстачылар моны мактану дип кабул иткән.

«Тагын нәрсәләрен күрсәтерләр икән? Без дә өч бала үстердек, утыртып ашата торган урындыгын да алдык, мактанырга гына онытылган»;

«Шулай инде, бала табалар да әллә нәрсә эшләгән кебек мактанырга керешәләр. Яз көне Уразова мәш килде, хәзер монысы, тора-бара Асаева күрсәтә башлар инде. Минем балалар да алды шундый утыргыч, аның әллә ничә функциясе бар. Әллә аларда гына дип мактаналармы соң»;

«Абау, җаныем. Бу Алсуның нәрсәсен генә күрсәтәсе калды инде. Чәчеңне җыеп куйсаң, ичмасам. Бик матур дип уйлый микән, бер дә килешми. Ул хәзер яшь җилкенчәк түгел, бераз үзен карасын инде», — дип аптыраган инстачылар.

Җырчының баласын «безнең Зифа» дип яратучылар да комментарий калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100