Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыеваның күлмәге турында инстачылар: «Уф, капчык, идән юарга салып ат!»

Җырчының инстаграмга куйган соңгы фотолары язылучыларына ошап бетмәгән. Дөресрәге, Алсуның анда кигән күлмәге…

news_top_970_100
Алсу Фазлыеваның күлмәге турында инстачылар: «Уф, капчык, идән юарга салып ат!»
"Татар-информ" архивы

Алсуга кием мәсьәләсендә виртуаль дуслары беренче генә бәйләнми инде. Аны еш кына киенә белмәүдә гаеплиләр. Бу юлы күпләргә җырчының алсу төстәге киң фасонлы күлмәге ошамаган һәм, өстәвенә, ул күлмәкнең бөгәрләнгән дә булуы утка коры утын өстәгән.

«Кодагыйның алтын юбилеенда булдык. Кодагый, кода белән исән-сау булыгыз, озын гомерләр сезгә! Гел шулай аралашып яшик!» — дип язган Алсу әлеге фотолары астына. Шуннан киткән комментарийлар, юбилей онытылган…

«Эх, Алсу, сез бик матур, ләкин күлмәк… ачуланмагыз»,

«Алсу, күлмәгеңне үкүкләп җибәрсәң, яраган булыр иде»,

«Пар белән тигезләргә кирәк иде күлмәкне. Күлмәк матур, ләкин сезгә бармый…»

«Ужа-а-ас, килешми»,

«Яшьләр надан түгел инде, күлмәкнең тукымасы шундый. Ләкин сәхнә кешесе бөтен ягын да карап, уйлап киенергә тиеш. Ә менә итәк очы бик күп бөкләнгән, хәтта, карап торышка унике сантиметр чамасы. Монсы инде бернинди кысаларга да сыймый»,

«Алсу, берәр стилист табыгыз әле зинһар өчен»,

«Бу күлмәкне идән юарга атыгыз!»

«Малаегыз өйләнмәгәндер бит, кодагый дигәч, әйтәм»,

«Кайлардан таптың бу күлмәкне, капчык бит бу!»

«Минемчә, күлмәк бик матур, затлы. Тәнгә рәхәт тукымадан. Килешми дип әйтү дә дөрес түгел. Ә менә парландырып аласы булган дигән сүзләр белән килешәм»,

«Кыз бала авылдан чыгып китә, ләкин кыз баладан авыл беркайчан да чыкмый шул,» — дип язганнар җырчының инстачылары.

Соңгысына җавап итеп Алсу: «Ә мин үзем шулай телим. Авыллыгымны югалтсам мин булмыйм инде ул. Иң мөһиме — кеше булып калырга», — дип язып куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100