Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыевага тамашачы: «Рамазановлардан калышмагыз, бәби ашын гөрләтеп үткәрегез!»

Татар эстрадасы җырчысы Алсу Фазлыева яңа туган кызы Зифа хөрмәтенә бәби ашын уздырмакчы була. Ничек уздырырга кирәген ул инстаграм битендә халыктан сораган.

news_top_970_100
Алсу Фазлыевага тамашачы: «Рамазановлардан калышмагыз, бәби ашын гөрләтеп үткәрегез!»
"Татар-информ" архивы

Бүген безнең йортыбызның нурына — Зифабызга бер ай.

Вакытның тиз узганына шаккатып утырам. Кеше баласы тиз үсә, диләр, үзеңнеке тагын да тизрәк икән. Бар да кичә генә булган кебек. Ә бала табуга бер ай кала вакыт бик озак үткән иде. Эсседә көтә-көтә хәлем бетте…

40 көн тулгач, бәби ашы ясыйсы килә. Тик аны хәзер ничек уздыралар икән? Бәлки сезнең тәкъдимнәр, киңәшләр булыр? Сез сабыегызның исем ашын ничек үткәргән идегез? — дип киңәш сораган Алсу Фазлыева.

Халык яшь әнигә төрле киңәш-фикерен язган: «Хәзер бәби ашы түгел, бәби туе үткәрәләр. Рамазановлардан калышмаска инде. Рейтингыгыз түбән тәгәрәр. Сезгә алардан уздырасы», «Рамазановларныкы кебек инде, Алсу. Гөрләтеп», — дигәннәр.

Алсу Фазлыева исә: «Без беркем белән дә ярышырга җыенмыйбыз, истәлекле итеп уздырасыбыз гына килә», — дип җаваплаган.

«Исемне мөселманнар 7 көнгә кадәр кушарга тиешләр. 40 көнгә кадәр ана гына үзен сакларга тиеш: авыр күтәрмәскә, яланаяк йөрмәскә һ.б. Ә бәби ашын бездә хәзер мәчеттә генә үткәрәләр. Коръән укыталар», «Бөтенләй үткәрмәдек. Бабай килеп исем кушты да, әти-әниләр белән чәй эчтек», «Иң якын туганнарыгызны гына чакырып үткәрегез. Инфекция керә кермәсен йортыгызга», — дип киңәш биргәннәр Алсу Фазлыевага.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100