news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыевага операция ясаганнар

news_top
Алсу Фазлыевага операция ясаганнар
"Татар-информ" архивы

Җырчы Алсу Фазлыевага операция ясаганнар. Ул сторисларына палатадан фото куеп: «Барыгызга да җавап биреп өлгерә алмыйм. Мин операция ясаттым. Гомуми наркоз белән узды. Хәлем азрак яхшырып килә. Борчылып торганыгыз өчен рәхмәт», – дип язган. 

Хәлен белергә, күчтәнәч алып килергә теләүчеләргә җавап итеп, мул гына төшке аш фотосын да урнаштырган. «Мине яхшы ашаталар, рәхмәт», – дигән ул. 

Алсу операцияне ни сәбәпле ясатуын хәбәр итмәгән.

Җырчының тизрәк савыгуын теләп калабыз. 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар