Алсу Фазлыевага: «Карантинда тик ятмагансыз, әллә өченче бәби алып кайттыгыз?»
«Малай түгел, кыз кирәк сезгә хәзер», - дип киңәш биргәннәр җырчыга.
Алсу Фазлыева Инстаграм битендә язылучыларын бәйрәм белән котлаган. «Гаилә көне белән, дуслар», — дип язган ул. Уллары һәм тагын бер кечкенә бәби белән төшкән фото унаштырган.
Инстачылар әлеге фотоны игътибарсыз калдырмаган.
«Карантинда тик ятмагансыз, әллә өченче бәби алып кайттыгыз?» — дип кызыксынган алар.
«Малай түгел, кыз кирәк сезгә хәзер», — дигән киңәшләрен дә җиткергәннәр. «Бәйрәм белән, бәхетле булыгыз», «Чиксез хөрмәт сезнең гаиләгә», — дип матур теләкләрен дә язган җырлы гаиләнең виртуаль дуслары.