Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыевага ире: «Сезгә мин кирәкмиммени?»

Җырчы балалары белән әнисе янында ял итә.

news_top_970_100
Алсу Фазлыевага ире: «Сезгә мин кирәкмиммени?»
Салават Камалетдинов

Алсу Фазлыева балалары белән әнисе янында ял итә. Җырчы уллары белән төшкән ике фото куйган. Берсендә әнисе янында рәхәт булуы турында язса, икенчесендә үзенең нинди әни булуын әйткән.

«Шундый рәхәт: әни пешергән коймак исе уята, янымда — балалар. Һәм бу атна буе дәвам итә. Бәхет!» - дип язган ул фото янына. Беренче комментарийны ире Азат язган: «Мин кирәкмиммени?» - дип елак смайлик калдырган ул. Әлбәттә, Алсу «кирәк» дигән. Шуннан Азатны инстачылар да тынычландырырга керешкән

«Азат, сез Алсуның пар канаты, ышанычлы, ныклы терәге. Сез кирәк!», «Кая йөрисең соң? Үпкәләгән буласың», - дигән комментарийлар калдырганнар.

«Карантинның бер яктан зыяны булса, икенче яктан файдасы бар. Алайса гел эш тә эш», - дип язучыга: «Теләгән кешегә әни янына вирус булмаган очракта да кайтып торырга була, балаларга әниләрнең капкалары һәрвакыт ачык», - дип җавап биргән берсе.

«Эх, сеңлем, әле әниегезгә сезнең белән күңелле. Ияләнеп беткәч кенә китеп барасыз», - дип моңсуланган берәү.

«Сез гел синең авылда, ә Азатнын әтисе янына нигә бармыйсыз?» - дип тә кызыксынган виртуаль дусларының берсе.

Алсу олы улы белән төшкән фото янына: «Син нинди әни?» — дип сорыйлар миннән. Усал түгел, әмма таләпчән. Минем өчен ул һәркайда, һәр урында үзен тәртипле тотсын, башкаларга карата итәгатьле булсын. Көндәлегендә нинди билгеләр булуы түгел, ә өлкәннәр белән исәнләшүе, әби-бабасына ярдәмләшүе мөһимрәк. Ә сез нинди әни?» - дип язган.

Инстачылар Фазлыевларның олы малаен әнисенә охшаткан.

Җырчының виртуаль дуслары үзләренең нинди әни булуын комментарийларда язган:

«Мин ике улым өчен әни дә, иптәш кызлары да булдым. Үскәндә әтиләренә әйтмәгән серләребез күп иде. Хәзер икесе дә гаиләле инде, бер генә көн дә шалтыратып, хәлемне белмичә калмыйлар»;

«Синең бик яхшы әни булуың күренеп тора. Сөбханалла, күз тимәсен! Син бик мәхәббәтле, сөйкемле. Балаларың да тәртипле, итәгатьле булып үсәләр»;

«Көндәлеккә күз салып, азрак таләпчән булырга кирәк дип саныйм»;

«Мин кирәк чакта орышып та җибәрәм. Күпчелек вакыт юаш булырга тырышам»;

«Улыма алты ай гына булуга карамастан, мин усал әни, ахры», - кебек комментарийлар калдырган тамашачылары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100