news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыевадан нарат күркәсе кайнатмасы рецепты

Җырчы кайнатманы көненә бер-ике кашык кына ашарга киңәш итә.

news_top
Алсу Фазлыевадан нарат күркәсе кайнатмасы рецепты
Алсу Фазлыеваның Инстаграм аккаунтыннан

«Салкынрак булу сәбәпле, күркәләр әлегә кечкенәрәк. Бәлки, хәзер дә җыярга өлгерерсез. Әлеге йомшак күркәнең сагызы бик файдалы, иммунитетны күтәрә, салкын тиеп авыручыларга бигрәк тә файдалы.

Кайнатма ясар алдыннан аны суда юып алырга һәм саркытырга кирәк.

Зур кәстрүлдә сироп ясыйбыз: 1 литр тирәсе су һәм 1 кг күркәгә 1,8 кг шикәр комы кирәк була. Баллы су әзер булгач, күркәне салырга һәм 1 сәгать чамасы әкрен генә кайнатырга. Сагызлана башлагач, кайнатуны туктатырга, суытырга һәм әзер банкаларга тутырырга. Күп ашарга ярамый, көнгә бер-ике кашык кабып куйсаң бик яхшы. Файдасы бар. Һәрберегезгә сәламәтлек телим», — дип яза җырчы.

Инстачылар күркәләрен дә ашарга ярыймы, дип сораулар язган. «Әйе, ашыйсың килсә, ашыйсың. Йомшак була бит ул», — дип язган бер ханым.

Хәзер нарат бөреләрен җыярга киңәш итүчеләр дә бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар