Алсу Фазлыевадан кабак ашы рецепты
Җырчы иң җайлы, тәмле һәм җиңел аш рецептын тәкъдим итә.
Аш өчен: кабак, кишер, суган, сөт өсте яки йогырт, кабак орлыгы, тавык ите, тоз.
Кабак, кишер һәм суганны турарга, томалап пешерергә.
Кабак орлыгын тоз салып бүрткәнче кыздырырга.
Пешкәч яшелчәләрне блендер белән вакларга. Бераз йогырт һәм сөт өсте салып янә блендер белән болгатып алырга.
Табынга аш өстенә ит һәм кабак орлыгы салып бирергә.