Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыевадан Италия брускетталары рецепты

Бу ризыкны бутерброд дип тә әйтергә була.

news_top_970_100
Алсу Фазлыевадан Италия брускетталары рецепты
https://www.instagram.com/alsufazlyeva/

Җырчы Алсу Фазлыева өч төрле брускетта ясарга өйрәтә.

Моның өчен батонны телемләп кисәргә һәм коры табада ике ягын да киптереп алырга.

Беренче брускетта өчен: йомшак сыр, кызыл тозлы балык, әфлисун кисәге, эрбет чикләвеге, шыттырылган борчак үсентесе.

Батонга сыр ягарга, телемләп туралган балыкны әфлисун белән аралап куярга, өстенә чикләвек сибәргә, яшеллек куярга кирәк.

Икенче брускетта өчен: чили помидоры, зәйтүн мае, Италия үләннәре, моцарелла сыры, эрбет чикләвеге, руккола.

Помидорны урталай бүләргә, зәйтүн мае һәм тәмләткечләр салып болгатырга. Помидорны батонга телемләп туралган сыр, балык белән аралаштырап куярга. Өстенә — эрбет чикләвеге һәм яшеллек.

Өченче брускетта өчен: авокадо, кызыл тозлы балык, көнҗет орлыгы. руккола.

Авокадоны изәргә һәм батонга ягарга, балык куярга, өстенә көнҗет орлыгы сибәргә, яшеллек куярга.

Брускетталарны бальзамик соусы белән бизәргә.

Брускетталар бәйрәм табыны һәм иртәнге аш өчен дә бик яхшы булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100