news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыевадан иртәнге аш рецепты

Иртәнге ашны бәйрәмгә әйләндерү өчен җайлы гына рецепт тәкъдим итәбез.

news_top
Алсу Фазлыевадан иртәнге аш рецепты
«Татар-информ» архивы

Алсу Фазлыевадан тәмле иртәнге аш рецептын тәкъдим итәбез.

Иртәнге аш әзерләү өчен тозлы кызыл балык, ипи, шпинат яфрагы, йомырка, көнҗет орлыгы кирәк була.

Соус өчен: 4 йомырка сарысы, 200 атланмай, лимон согы, 2-3 аш калагы су.

Телемләп киселгән ипине коры табада киптереп алырга. Өстенә телемләп киселгән балык куярга.

Кайнап торган суны тиз-тиз болгатырга. Йомырканы савытка сытарга һәм «әйләнеп» торган суга салырга. Йомырканың сарысы пешеп китәргә тиеш түгел, шуңа күрә 1,5-2 минуттан алырга кирәк. Йомырканы җайлап кына балык өстенә куярга.

Соус ясау өчен атланмайны «су мунчасы»нда эретергә.

Йомырка сарысына лимон согы сыгарга, яхшылап болгатырга, су салырга, кабат болгатырга.

Йомырка массасын май өстенә салырга, сүрән утта торган массаны куерганчы болгатып торырга кирәк.

Аннары йомырка өстенә бер аш кашыгы салырга һәм көнҗет орлыгы сибәргә.

Иртәнге ашыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар