Салат өчен: черри помидоры, йөзем, күк җиләк (голубика), үләннәр (төрле сорттагы салат яфраклары, руколла), фета сыры, эрбет чикләвеге, бальзам-крем, зәйтүн мае.
Помидорларны урталай кисәргә, эрбет чикләвеген аз гына кызыдырып алырга.
Салат савытына беренче итеп үләннәр, аннары катлап помидор, күк җиләк, йөзем, сыр, чикләвек, май һәм бальзам-крем. салып барырга.
«Бу салатны мин чит илдә ашап карадым һәм шундук гашыйк булдым! Бик җиңел эшләнә һәм беркемне дә битараф калдырмый», — дип язган җырчы.