Алсу Фазлыевадан чүлмәктәге карабодай боткасы рецепты
Җырчыга бу рецепты виртуаль дусты җибәргән.

Карабодай боткасы өчен: ярма, ит, тоз, борыч, тәмләткечләр, кишер, суган.
Итне эре яки вак итеп турый аласыз, суганны боҗралап турарга, кишерне угычтан уарга. Чүлмәк төбенә ит, өстенә кишер, суган, карабодай һәм тәмләткечләр салырга. Аннары карабодай күмелгәнче кайнаган су салырга.
200 градуска кадәр кызган мичтә 1 сәгатьтән артык пешерергә кирәк. Итне эре турасагыз 2 сәгать пешерергә кирәк.
«Карабодай боткасын төрлечә пешерергә мөмкин. Мин Сарманда яшәүче Рәйсә ханым җибәргән рецепт буенча пешерергә булдым. Гади ысул, әмма бик тәмле булды», — дип язган җырчы.
Инстачылар «боткага май салмадыгыз мени», «атланмай салсагыз тәмлерәк була», дип язган.