news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыевадан балык ашы рецепты

Җырчы Алсу Фазлыева кызыл балыктан (сөмбаш, форель, горбуша) аш пешерү рецептын тәкъдим иткән.

news_top
Алсу Фазлыевадан балык ашы рецепты
Аш өчен: балык, кишер, суган, помидор, бәрәңге, киноа ярмасы, сөт өсте (сливки), тоз, яшеллек.

Нинди балык яратасыз, шул балыкны тоз салынган суда пешерергә. Пешкәч шулпаны сөзәргә, балыкны сөягеннән араларга.

Кишер белән суганны үсемлек мае салынган табада пешереп алырга. Помидорның кабыгын салдырырга һәм шул табага салып өстен каплап бераз пешерергә.

Шулпага бәрәңге белән ярманы салырга, алар пешкәч  - кишер, суган, помидор һәм балыкны салырга. Аннары сөт өсте салып кайнатып чыгарарга.

Балык ашы әзер. Табынга биргәндә яшеллек салып бирергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар