Алсу Фазлыевадан алма десерты рецепты
Җырчы Алсу Фазлыеваның гаиләсе яраткан десерт рецептын тәкъдим итәбез.
Десерт өчен: алма, әстерхан чикләвеге, караҗимеш,
Алманың үзәген алырга, чикләвек, караҗимеш белән тутырырга. Эремчек тә өстәргә мөмкин.
Аннары фольга белән төрергә. Зур алманы 30 минут, ә кечерәк алмаларны 15-20 минут духовкада пешерергә.
Алсуның инстадуслары «бал да өстәсәгез, бик тәмле булачак» дип язган.