Җырчы Алсу Фазлыева виртуаль дусларына ябыгуы, киемнәрен тарайтып тегәргә тегүчегә бирүе, ә аның ябык Алсуны күреп шаккатуы турында күптән түгел сөйләгән иде.
Алсу спорт белән шөгыльләнмәве, ә дөрес туклану ярдәмендә ябыгуы турында да әйткән иде. Менә озак көттермичә, җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсенә ябыккач төшкән фотосын куйды. Бөтен буй-сыны күренгән әлеге сурәттә Алсу – билләнеп торган «молочный» төстәге күлмәктән. Фото астына ул тыйнак кына итеп: «Исәнмесез», – дип язган.
«Матур», «Чибәр ханым», «Курчак», «18 яшьлек кызлар кебек. Афәрин», «Төз», – дип, җылы эчтәлектәге комментарийлар калдырганнар җырчыга виртуаль дуслары.
«Киенә белми», «На вкус и цвет товарищей нет», «Сайлаган 10 образының 2се килешә», – дигән фикер язучылар да булган.
Йә, ничек сезгә, Алсу нык үзгәргәнме?
Фото: Алсу Фазлыеваның шәхси аккаунтыннан