Алсу Фазлыева: «Улларыбыз үзләренә сеңелкәш сорыйлар»
«Сабантуй» журналы, «Әни блогерлар» проекты кысаларында, өр-яңа балалар студиясендә ике бала әнисе, җырчы Алсу Фазлыева белән туры эфирда әңгәмә оештырды.
Җырчы алып баручының һәм инстачыларның сорауларына җавап бирде.
Җәйләрегез кайда уза?
Без хәзерге вакытта Балтач районында, авылда ял итәбез. Балалар әбиләрендә кунакта. Футбол уйнарга йөриләр, әбиләренә булышалар, телефонда утыралар. Алар да бит замана балалары.
Гаджетлар мәсьәләсенә ничек карыйсыз?
Олы улыбызга Аязга — 11, кечесе Ильяска 6 яшь. Телибезме, теләмибезме, шундый мәгълүмати заманга килеп җиттек. Хәтта укулар да онлайн форматта башкарылды.
Олы улыбыз әле һаман да инглиз һәм рус телләре буенча репетитордан дәресләр ала. Әлеге дәресләр шулай ук телефон аша башкарыла.
Ильяс тик-ток каналында үзенең шәхси блогын булдырган, видеолар төшерә. Әлбәттә, телефонның зыяны да бар. Балаларны һәрвакыт күзәтеп, кисәтеп торырга кирәк.
Үзебезнең эшебез дә телефонга корылган. Авылга кайткач читенрәк, телефонда утыргач, эшсезлектән интегә дип уйлаучылар бар. Интернет челтәрендә кешеләрне карап бармаска тырышам. Кешене күзәтеп, кадерле вакытыбызны югалтабыз, дип уйлыйм. Ул вакытны үземә, гаиләмә, эшемә багышласам, әйбәтрәк.
Хәзерге вакытта телефонда эшләү - гадәти күренеш. Безнең өйдә телевизор юк дип әйтсәк тә була. 15 ел элек Азатка җыр фестивалендә гран-при итеп бүләк иткәннәр иде. Иске булса да, чыгарып ташларга кулыбыз җитми. Истәлек итеп саклыйбыз. Без телевизорны бик сирәк карыйбыз. Яңа, заманча телевизор алырга мөмкинлегебез дә бар, тик әлегә кирәк дип санамыйбыз.
«Әле концертлар тиз генә булмас»
Балаларыгыз татарча сөйләшәме?
Тел мәсьәләсе безне нык борчый. Гаиләдә татар телендә генә сөйләшәбез. Кече улыбыз рус балалар бакчасына йөрсә дә, татарча бик матур ииеп, әдәби телдә сөйләшә. Олысы 149нчы татар лицеенда укый, шулай ук татарча әйбәт сөйләшә. Ильясны да нәкъ шул мәктәпкә бирергә уйлыйбыз.
Карантин вакыты, пандемия белән вакыйгалар, гомумән, өйдә утыру сезгә ничек тәэсир итте? Иҗат белән бәйле нинди эшләр алып бардыгыз?
Бу вакыт үз өстебездә эшләр өчен яхшы мөмкинлек булды. Берничә җыр иҗат иттек. Бер клип төшердек, хәзер икенче клип өстендә эшлибез. Минем беркемне дә куркытасым килми, тик әле концертлар тиз генә булыр, дип уйламыйм. Коронавирусның икенче дулкыны килеп җитәргә мөмкин. Бөтен әйбергә дә әзер булырга кирәк.
Шуңа да, кешегә берничә төрле эш белән шөгыльләнергә кирәк. Җырлап, бәйрәмнәр алып барып кына йөргән кешеләр бик авыр хәлдә калдылар. Берничә һөнәрең булса гына көймәң комга терәлми. Үзебезнең икенче эшебез бар. Пандемия чорында да тик тормадык, тырышып эшләдек, яңа үрләргә күтәрелдек.
Сез барына да ничек өлгерәсез?
Уңышка ирешү өчен бөтен кешедән дә иртәрәк торып, бөтен кешедән дә соңрак ятып йокларга кирәк.
Ике малайның көндәлек режимын ничек формалаштырасыз?
Җәйләрен бик иртә уятмыйм. Укулары башлангач, йокы тәтемәс. Икесе ике төрле кеше. Сугышып та алалар, бер-берсеннән көнләшеп тә куялар. Олы улыбызның үскәне сизелә. Кечкенәсенә 6 яшь булса да, безнең өчен бәләкәй сыман әле. Бик яратабыз аларны.
Баланы ничә яшьтән эшкә өйрәтергә кирәк?
Баланы кечкенәдән эшкә өйрәтергә кирәк. Үскәч өйрәнер әле дигән нәрсә дөрес түгел. Кызларыбыз булмагач, малайларга тузан суыртырга, гөлләргә су сибәргә, савыт-сабаларны да юарга туры килә. Хәзер хатын-кыз белән ир-ат эше аерылмый. Барлык эшкә дә өйрәнеп үсәләр.
«Баланың буш вакыты калырга тиеш түгел»
Улларыгыз түгәрәкләргә йөриме?
Балаларны түгәрәкләргә йөртергә кирәк. Аның буш вакыты калырга тиеш түгел. Улыбыз репетиторларга йөри. Берничә ел бию түгәрәгенә йөрде, күп конкурсларда катнашты. Кызганыч, хәзер биюгә түгел, футболга йөри башлады. Түләүле мәктәпкә әзерләнү курсларына да язылдык.
Сез Азат белән һәрвакыт бергә, эштә дә, өйдә дә. Бу кыенлыклар тудырмыймы?
Без бер-беребезне тулыландырып яшибез, эшлибез. Аерым гына эшләсәк, моның кадәр уңышларга ирешә алмас идек.
Кыз алып кайтырга уйламыйсызмы?
Әлеге адымга ныклап әзерләнергә кирәк. Без хәзер беренче баланы алып кайткан яшьтә түгел. Эшләрне җайлап бетергәч, уйларбыз инде. Улларыбыз кыз алып кайтуыбызны, үзләренә сеңелкәшне бик сорыйлар.
«Хатын-кыз — ул серле сандык»
Алсу кыз нинди ул?
Мин гаиләдә беренче бала. Тырыш, ярдәмчел, җаваплы. Энем һәм сеңлем бар. Туганнарымны карап үстердем, башка бала-чага тау шуганда мин бала карый идем. Кечкенә чактан ук җаваплы булырга өйрәндем. Бу — бик әйбәт һәм кирәкле сыйфат. Апа кеше буларак, мин аларга ярдәмче, киңәшче.
Алсу әни нинди ул?
Мин бик таләпчән әни. Азат балаларга карата йомшаграк булса да, мин кырысрак. Без әти белән әни буларак, бер сүздә.
Алсу хатын нинди ул?
Бу сорауны Азатка бирергә кирәк инде. Мин төрле, кайчак үземне үзем дә аңлап бетерә алмыйм. Ир-ат ничек аңлап бетерсен инде ул гүзәл затларны. Хатын-кыз - серле сандык сыман. Без Азат белән бер-беребезне бик яхшы беләбез. Кайсы вакытта дәшми калырга кирәклеген аңлыйбыз. Шуңа да бер эшкә икәү сыябыз.